МБУ "Атнинская ЦБС"

 

    Китап! Гасырлар илчесе, тормыш көзгесе, белем чишмәсе, зирәк юлдаш, акыллы киңәшче һәм ышанычлы сердәш. Китап укыган кешенең фикере тирәнәя, зиһене арта. Габдулла Тукай, Сибгат Хәким, Шәүкәт Галиев, , Роберт Миңнуллин, Рәзил Вәлиев иҗатын өйрәнеп үскән кеше беркайчан да ялкау, әдәпсез булып үсмәс, минемчә.

    Кечкенә чагымда Шәүкәт абый Галиевның “ Буш вакыт “дигән шигырен укыган идем. Шуннан соң мин вакытны дөрес бүләргә тырыша башладым.

     Китап бит , гомумән, әдәплелеккә, әти-әнине хөрмәт итәргә, Туган илне яратырга өйрәтә.

     Китап ул- бүгенге яшәешебез,-киләчәгебез дә, ягъни шул ук ”Әлифба”, “Туган тел”, дәреслекләр, сүзлекләр, рәсемле басмалар, күңелне моңландыра,  сафландыра  торган шигырьләр, җырлар, бәет-мөнәҗәтләр. Китап ул-дога да, изге сүз дә... Менә шуларсыз калып карыйк әле?.. Андый мескен хәлдә калырга язмасын! Китапсыз, язусыз яшәргә дучар халык-иң түбән халыктыр ул, минемчә.

       Татар халкы гомер- гомергә укымышлылыгы, гыйлемле булуы белән дан тоткан. Әгәр шулай булмаса, моннан 800 ел элек язылган “Йосыф вә Зөләйха” кыйссасын кулдан кулга күчереп язарлар иде микән? Әгәр шулай булмаса, Габдулла Тукай Казанга кайткач, гомеренең соңгы елларында аның китаплары 30 тапкыр басылып чыкмас иде. Казанда инде өч гасыр дәвамында елның –елында йөзләрчә исемдә китаплар басыла.Әгәр укучысы булмаса, алар чыкмас иде.

       Дөрес, күпләр инде үзләренә кирәк материалны компьютердан гына укыйдыр. Ә кулыңа китап алып уку- үзе бер рәхәт бит ул. Китап укып бетергәннән соң да әле китапның калынлыгына карап, “моны мин укыдым микәнни?”дип шаккатып утырасың. Компьютер кебек зыянлы да түгел ул. Минем  компьютер кирәксез әйбер  диясем килми, бары чамасын белеп кенә кулланырга кирәк. Китапларны онытмыйк, алар бит безнең өчен язылган.

      Китапханә тарихы туган як тарихы, аның мәдәнияты белән тыгыз бәйләнгән. Аларны бер-берсеннән берничек тә аерып карап булмый. Шуңа күрә китапханәләрнең үсеш дәрәҗәсе илдә барган вакыйгалар, үзгәрешләр белән тыгыз үрелеп бара.  XX гасыр  башында политик, экономик яктан гына түгел, мәдәният өлкәсендә дә зур үзгәрешләр башлана.

         Безнең Әтнә районында 1919 еллардан башлап китапханәләр, клублар, уку йортлары, мәктәпләр төзелә башлый. Мәсәлән, Олы Әтнәдә  Фазылҗан бай йортын клуб сыйфатында файдаланып , спектакльләр  куя башлаганнар.  Аны оештыруда башлап йөрүчеләр Юныс Фарсин, Бари һәм Габделхәй Шакировлар, китапханәче Абдулла Сибгатуллин, Мөхәммәт Парсин, Гөлсем Габдрахмановалар  булганнар. Бу театрлар Әтнә волостеның башка авылларына да зур йогынты ясаган.

Шулай ук 1919 елларда Кулле-Кимедә һәм Олы  Әтнәдә китапханәләр оеша башлый. Мәсәлән, Олы Әтнәдә китапханәне оештыруда Сибгатуллин Абдулла башлап йөри. Соңрак аның тормыш иптәше Галимә Сибгатуллина да китапханәче булып эшкә урнашкан. Әтнә китапханәсенә Бәдри Җиһаншин ярдәме белән Казаннан рус классиклары әсәрләре һәм башка төрле китаплар кайтарылган. Бу елларда китапханә уку өе дип аталган һәм ике этажлы бер бай өендә урнашкан була.Шунда китап бирү, кычкырып  газета уку,  лекцияләр оештырыла. Уку өе авыл халкының ял итү урыны, мәдәни масса эшенең үзәге булып әверелә.Ул вакытларда мәдәният бүлекләре булмый, уку өйләре  мәгариф бүлегенә карый.

        1925 нче елдан башлап мәдәни агарту эшенең барлык тармакларында да зур борылыш башлана. Масса рәвештә клублар, уку йортлары һәм китапханәләр ачыла башлый. Соңрак уку өйләре китапханә дип атала башлыйлар.

        1931 нче елда Әтнәдә зур янгын була. Бу вакытта китапханә урнашкан бина да яна, шунлыктан китапханәне су буендагы 8 аршинлы икенче бер йортка күчерәләр. Ул вакытта аның китап фондында 7000 данә китап булган,250 укучыга хезмәт күрсәткән.

         1947 нче елда китапханәдә аерым бер бүлмәдә балалар бүлеге оештырыла, бүлекнең мөдире булып Әхмәтҗанова Зәйнәб апа эшли башлый. 1953 нче елда олылар китапханәсе яңа бинага күченгәч, Зәйнәп апа шунда китә, балалар китапханәсе мөстәкыйль рәвештә элекке бинада 7 меңгә якын китап һәм 3 штат кеше  белән эшләп кала: мөдире- Таҗетдинова Ләлә, 1 китапханәче һәм 1 җыештыручы. 1955 нче елда уку залы  мөдире штаты бирелә. 1960 нчы елда балалар китапханәсе өчен яңа бина төзелә. Бу елларда китапханәдә Вильданова Рәйсә, Зарипова Назирә апалар эшлиләр. 1961 нче елда китапханәгә Мәрдәнова Җәүһәрия апа килә. Ул бөтен гомерен мәдәнияткә, сәнгатькә багышлаган кеше, «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» исеменә лаек була .

        1950 нче елларга таба китапханәләрнең эшләре җанланып китә, гомүмән, клублар, китапханә һәм уку өйләре мәдәни-агарту һәм масса тәрбия эшләренең чын үзәге булып әвереләләр. Аларның хезмәте бик мөһим, дәрәҗәле һәм мактаулы булып санала. Китапханә, уку өйләренең эшчәнлеге партия җыелышларында тикшерелә, башкарган эшләргә нәтиҗә ясала, әледән-әле район газетасы битләрендә яктыртылып барыла. Мәсәлән, 1952 нче елның 3 июлендә «Социализм юлы» исемле район газетасында Абдулла Сибгатуллин мәкаләсендә болай дип языла: «Район китапханәсенең уку залы матур итеп җиҺазландырылды. Ул чиста һәм якты. Анда килүчеләргә барлык шартлар тудырылды. Уку залына 11 төрле газета һәм 26 төрле журнал алдырыла. Хәзер анда укучыларның саны 316 га җитә. Уку залында быел 26 мәртәбә кычкырып уку, 21 мәртәбә төрле темаларга әңгәмәләр үткәрелде, 8 тапкыр китапларга һәм журналларга күзәтү ясалды».

        1948-49 нчы елгы язмача эш хисабыннан  күренгәнчә, бу елларда укучыларның сорауларын китапханәара  абонемент аша канәгатьләндерү алымы кертелә, шулай ук авыл китапханәләре өчен методик ярдәм күрсәтелә башлый. Уку өе мөдирләре өчен  китапханә район мәдәни-агарту бүлеге белән берлектә 2 көнлек семинарлар үткәрә. Бу семинарларда төрле темада лекция, докладлар укыла, әңгәмәләр үткәрелә.

                       1950 нче елларга таба китапханәләрнең эшләре җанланып китә, гомүмән,  клублар, китапханә һәм уку өйләре мәдәни-агарту һәм масса тәрбия эшләренең  чын үзәге булып әвереләләр. Аларның хезмәте бик мөһим, дәрәҗәле һәм мактаулы булып санала. Китапханә, уку өйләренең эшчәнлеге партия җыелышларында тикшерелә, башкарган эшләргә нәтиҗә ясала, әледән-әле район газетасы битләрендә яктыртылып барыла.

       1950елдан 1978 елга кадәр Әтнә китапханәсе мөдире вазифасын РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре Тәскирә Абдуллина башкара. Хөкүмәтебез аның фидакарь хезмәтен югары бәяләп,  Ленин ордены белән бүләкли.       Әтнә китапханәсе Арча районының  2нче номерлы филиалы итеп   үзгәртелгәч, 1978 елдан 1990 елга кадәр китапханә мөдире булып Наҗия апа Әскәрова эшли. 1990 елда Әтнә районы кабат оешкач, Әтнә үзәкләштерелгән китапханәләр системасы үзе мөстәкыйль рәвештә эшли башлый.           

       Бүгенге көндә үзәк китапханәләр системасын Галимҗанова Рания Фоат кызы җитәкли.    Район китапханәсе район халкын китап белән тәэмин итүгә, халыкка хезмәт күрсәтүгә зур игътибар бирә.

 Кешелек тарафыннан тудырылган барлык могҗизаларның да иң бөеге - китап.

Яндекс.Погода

Телефон: 8 (843) 69 22 032

E-mail: atbib@mail.ru

422750, РТ, Атнинский район, с. Большая Атня, ул. Советская, 2А

Сделать бесплатный сайт с uCoz